Карендәшебез Юрий Гордеев лауреат исеменә лаек булды
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә үзешчән җыр авторларының «Яшь йөрәкләр» дип исемләнгән милли җыр фестивале узды.
Бу фестиваль-бәйге инде бишенче тапкыр шулай зурлап үткәрелә.
Балык Бистәсе районының Үри авылында яшәп иҗат итүче карендәшебез Юрий Гордеев әлеге фестивальдә лауреат исемен алды.
Ел саен фестивальнең чикләре дә киңәя бара. Хәзер инде ул Татарстан күләмендәге генә түгел, ә халыкара масштабтагы конкурс. Юрий әлеге фестивальдә катнашып, мәртәбәле җюрига үзе иҗат иткән “Яшик без дөньяны яратып” дигән җырын тәкъдим итте.
“Әлеге конкурста катнашуыма мин бик шат һәм оештыручыларга миңа булган ышанычлары өчен зур рәхмәтлемен”, – ди талантлы педагог һәм моң иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев