Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Иске Җөри авылындагы балалар йортында булган

Зоя Павлова «Нечкәбил - 2022» гаиләләр фестивале кысаларында изге эш башкарган.

Бу елның мартында "Нечкәбил - 2022" Татарстан гаиләләре фестиваленә старт бирелде. Аның кысаларында катнашучы гаиләләр төрле биремнәр үтәде. 

Хатын-кыз, әни кешеләрнең һәм аларның гаиләләренә иҗади яктан гына түгел, ә нәсел тарихын, үз халкы һәм кече ватаннары тарихын белүләрен дә бәяләделәр. Иң кызыклы биремнәр финалга чыгучылар өчен булды. Аларга хәйрия эше башкарырга кушылды. 

Теләче районының Субаш авылында гомер итүче Зоя Павлова һәм аның гаиләсе шушы бирем кысаларында Иске Җөри авылындагы балалар йортына барды. Алар анда торучы физик яктан мөмкинлекләре чикле 13 баланың хәлен белеп, төрле тәм-томнар белән сыйладылар.

Балалар йортыннан видеоны укучыларыбызга карап узарга тәкъдим итәбез. Карендәшләребезнең изге эшләре – башкалар өчен дә үрнәк.

РОО РТ "Под крылом семьи"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев