Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Максим Русов республикакүләм конкурста катнашып җиңү яулаган

Педагогларның һәм әти-әниләрнең игътибар үзәгендә торган мөһим мәсьәләләрнең берсе – балаларның иҗади үсешен арттыру.

Алар даими рәвештә бу проблеманы чишү өчен яңа чаралар, алымнар һәм ысуллар уйлап табалар. Конкурслар белем бирү процессының әһәмиятле нәтиҗәсе һәм һәр баланың бөтеняклап үсешенең мөһим өлеше булып тора.
Без әледән-әле сәләтле балалар хакында язып торабыз. Алар бик күп. Шундый балаларны Кайбыч районында яшәүче Русовлар гаиләсе дә үстерә. Карендәшләребез Алексей Валерьянович һәм Марина Михайловналарның өч уллары. Олы уллары – Никита 8 классны, икенчесе – Артём 5нчене "5"ле билгеләренә генә тәмамладылар. Ә төпчекләре – Максим әле 1 нче классны гына бетерде.

 


“Билгеләр куелмаса да, абыйларыннан калышмаска тырыша. Төрле конкурсларда бик теләп катнаша. Быелгы уку елында "Милләтләр кроссы"нда йөгереп 2 урын, "Эзләнү" XI төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып 2 урын, "Үз кулларыбыз белән җимлек ясау" бәйгесендә 3 урын, "Туган тел-халык байлыгы" дип аталган II төбәкара фестиваль-конкурсында 2 урын, республикакүләм "Иң яхшы мәдәни көндәлек" бәйгесендә 1 урынга лаек булды. Соңгысында җиңгән өчен истәлекле бүләк, диплом һәм Казан циркына ике билет белән бүләкләнде”, – дип сөйләде әнисе Максим турында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев