Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенанаң белән бер сүздә булсаң...

Түбән Кама районының Олы Аты авылыннан Ирина САДЫЙКОВА яза

Килен белән каенана мөнәсәбәте – элек­-электән кеше телендә, кеше күзе алдында булган проблема. Проблема дим, чөнки соңгы елларда бер-берсе белән аралашмаучы каенана белән киленнәр күп.

Югыйсә, яраткан иреңне бу дөньяга китергән хатынга “әни” дип дәшү, аңа якты йөз күрсәтү бер дә авыр түгелдер дип уйлыйм мин үзем. Бәлки яшьлекләре белән, күпчелек яшь киленнәр үзләренең дә кайчан да булса бер  каенанага әйләнәселәрен уйларына да китереп карамыйлардыр. Ә бит гомер ул сизелми дә үтә. Бер-берең белән тату яшәүләргә ни җитә соң?! Өендәгене тышка чыгарып, килененең читләргә үз каенанасын яманлап йөрүе бер дә ярый торган нәрсә түгел инде. Каенананың да,  үзенең әле тормыш итү рәтен юньләп белмәгән яшь чагын онытып, кеше саен үз киленен хурлап, сөйләп йөрүе дә һич тә аңлашылмый. Кайбер кызлар кияүгә чыгуга, каенана йортына аяк та басмыйлар. Ирләрен дә анасы янына җибәрмәс өчен, мең сәбәп табалар.

Бу язмада мин сөйләргә җыенган килен белән каенана, бик күпләрне кызыктырып, бер-берсен кадерләп яшиләр.

Күршедә гомер итүче Лиза түти белән килене Наташа Пепенеева – бу яктан күпләргә үрнәк. Алар дус, тату булып, озак еллар бергә яшиләр. Кече Җирекледә туып-үскән Лиза  безнең Олы Аты авылы егете Василийга кияүгә чыга. Сабыр, акыллы килен була ул. Ире белән биш бала үстерделәр. Аларның барысы да башлы-күзле инде. Улларының дүртесе дә, гаилә кору өчен, әниләренә охшаган кызларны сайлыйлар.

“Улым Миша һәм киленем Наташа белән 25 ел гомер итәм. Аллага шөкер, әйбәт яшибез”, – ди Лиза түти.

Наташаның куллары алтын икәне капка төбеннән үк күренә. Аларның өйләре каршындагы сын-кошларга сокланмаган кеше юк. Тәвә кошы, тутый кош, фламинго, әтәч – барысы да пластик шешәләрдән ясалган. Үткән-сүткән кеше туктап, фотога төшереп китә, сатып алырга теләүчеләр дә бар. Өй эче дә нурлы, аны чигелгән рәсемнәр, җептән бәйләнгән чәчәкләр, камырдан ясалган картиналар бизи.

Быел мәктәпнең сигез классын тәмамлаган Даша, әнисе һәм әбисе кебек үк, кул эшләренә оста, ул әле матур, тигез итеп чигәргә дә өйрәнгән. Ә абыйлары Василий белән Николай Түбән Кама шәһәрендә эшләсәләр дә, атна саен авылга кайтып, әти-әниләренә булышалар.

Көн дә күрше авылга йөреп, фермада эшләүче Наташа: “Иртән өйдән сыерларны савып китәм. Сөтне әнигә тапшырам, ул артыгын сата”, – дип өй эшләрендә каенанасының олы булышчы икәнен әйтте.

Килен белән каенана бер-берсен аңлап, тату яшиләр. Лиза түти күршеләр өчен дә акыллы киңәшче, сер сыяр кеше.  “Сезнең дус яшәвегезнең сере нәрсәдә”, – дип сорагач, Наташа: “Каенанаңны тыңласаң, аның белән бер сүздә булсаң, үзара килешеп, дус яшәп була. Ул – олы кеше, яраткан иремнең кадерле әнисе. Аны ничек хөрмәт итмисең?!” – дип җавап бирде.

Каенана белән килен бер йортта һәм аналы-кыздай дус-тату яшәгән гаиләләр хәзерге заманда бик сирәк шул. Лиза түти белән аның килене Наташа исә бу яктан күпләргә үрнәк булып, чирек гасыр бергә гомер итәләр. Киләчәктә Наташага да үзе кебек яхшы киленнәр туры килсен, ә үзенә, Лиза түти кебек, акыллы, зирәк каеннана булырга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев