Бәйрәмдә Кама арьягы районнары катнашачак
13 мартта көндезге сәгать 12дә Минзәлә районының Кадрәк авылында, якын-тирә районнар белән берлектә, “Май чабу” фестивале уздырыла.
“Ызандашлар” этно-туристлык проекты кысаларында оештырылган бу бәйрәм “Кадрәк” спорт-сәламәтләндерү комплексында булачак.
Фестивальдә легендар Минзәлә ярминкәсенә һәм Кадрәк базарына багышланган театраль тамашалар күрсәтеләчәк. Пневматик винтовкадан һәм җәядән ату, башка кызыклы спорт ярышлары, төрле халык уеннары оештырыла. Милли аш-су пешерү буенча мастер-классларда, берсеннән-берсе кызыклырак булган төрле конкурсларда катнашырга була.
Бәйрәмне, әлбәттә, Сарман ягындагы Ләке авылының “Игәнә”, Мөслимнең “Усы буйкайлары” Актаныш районының Калтак авылыннан “Мари Кас”, Тукай районындагы Мәләкәстән – “Питрау” һәм Малая Шильнаядан – “Сударушка”, Минзәлә ягындагы “Мәлкәнәй” һәм, шулай ук, Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар ямьләячәк.
“Май чабу” проектының авторы, “Кадрәк” спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Юрий Гарнышев әлеге уртак дуслык бәйрәмен Кама арьягы районнарының брендына әверелдерү уе белән янып йөри. “Фестивальне киләсе елда тагын да колачлырак, кызыклы уеннарга һәм ярышларга тагын да баерак итеп үткәрергә исәп”, – дип сөйләде ул.
Нет комментариев