Зәй районы Кадер авылы мәктәбендә һәм балалар бакчасында юл кагыйдәләрен искәртү буенча профилактик чара уздырылган
Балалар янына Зәй районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Вадим Иванов һәм ЮХИДИнең пропаганда эше инспекторы Елена Минһаҗева килгән. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә. Килгән кунаклар белән балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлаганнар, сорау-җавап, уен формасында оештырылган үзенчәлекле дәрестә алган белемнәрен ныгытканнар.
Нет комментариев