Анастасия Усачева: «Тройсын ул – яфрак бәйрәме,  җыя кызлар чәчәк бәйләме»
Хәбәрләр

Анастасия Усачева: «Тройсын ул – яфрак бәйрәме, җыя кызлар чәчәк бәйләме»

Изге бәйрәм – «Тройсын» җитә.

Июнь аенда – матур җәй башында

Изге бәйрәм – «Тройсын» җитә.

Яшеллеккә күмеп табигатьне

Төрле төстә чәчәкләр үсә.

Тройсын ул – җапырак бәйрәме,

Җыя кызлар чәчәк бәйләме.

Кочак-кочак яшел ботаклардан

Рәхәт себеркесен бәйләве.

Суга салып, кызлар багу бага:

Кем кияүгә чыга? Кем көтә?

Тройсында табышкан парларны

Покрауда матур туйлар көтә.

Яшьләр-кызлар җырлый уеннарда

Мәхәббәт иреген җыр итеп.

Милли бәйрәмнәрне онытмыйча,

Яшик юрауларны үз итеп.

 

 

 

 


Нет комментариев