Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванай авылында чишмә буен аруландыралар

Чиркәүдән юл салачаклар

Балык Бистәсе районы Иванай авылында зур эшләр башкаралар. Авыл уртасында аккан чишмә буен аруландыралар. Эшләр 2019 елда башлаган. Шул вакыт эчендә тирә-юньне артык агачлардан чистартканнар, чишмә буендагы елганың агу юлын үзгәрткәннәр.

Киләчәктә бу җир авылның матур ял итү урыны һәм 19 январьда Качману бәйрәмен уздыра торган җире булачак. Без килгәндә чишмә буенда Николай Баширов һәм Николай Ефимов эшли иде. Биредә инде Качману бәйрәмен оештырырга була. Калайдан эшләнелгән бина эчендә качману өчен дүртпочмаклы купельләре әзер.

Чишмә кырыйларын ташлар белән бизәгәннәр. Ике яктан таштан сукмак ясаганнар. Киләчәктә Чиркәүдән чишмәгә таба юл салачаклар. Моның өчен чиркәүдән чишмәгә алып баручы текә тауны ишәчәкләр.

Төзелеш эшләрен Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев җитәкли. Матди яктан төзелеш эшләрен акча белән Түбән Камадан шәхси эшмәкәр Николай Токранов һәм Ананьевларның гаилә фермасы тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев