5 март көнне Мәскәүдә Россия фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтында керәшеннәрне өйрәнү буенча диссертация якланды.
Диссертациянең темасы – “Этнокультурада керәшеннәрнең чагыштырмача охшашлыгы: мәлки һәм казан арты керәшеннәре буенча тарихи-этнографик тикшеренү”. Авторы – керәшеннәр темасы буенча 10 елга якын Татарстанның Кайбыч һәм Питрәч районнарында тикшеренүләр алып барган Иван Севастьянов, фәнни җитәкчесе – тарих фәннәр кандидаты, институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Александр Коростелев.
Иван Севастьяновка этнография, этнология һәм антропология белгече буенча “тарих фәннәре кандидаты” фәнни дәрәҗәсе бирелде.
Нет комментариев