Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: "Питрау - Җөри авылының бренды"

Җөри Питравы быел кунакларны 20 июльдә, авыл-районнарда җирле җыеннар узганнан соң җыя. Моның сәбәбе дә бар: быел Питрауның 20нче юбилей елы, шуңа күрә, Җөри республикадан һәм төбәкләрдән барча дусларын көтә.

Бәйрәмгә нигез салучы һәм бүген дә аның төп оештыручы булган “Ак Барс Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров белән сөйләштек.

- Питрау Сезнең өчен нәрсә ул?

- Бүген, 20 елдан соң, Питрауны яшәү рәвеше, дип әйтергә дә ярыйдыр инде. Мине “малая родина”, туган авылым, балачагымның матур истәлекләре белән бәйләүче бер чара ул. Авылга энергия бирүче, аны яхшы тонуста тотучы халык бәйрәме. Җөрине халык теленә кертүче, аның исемен, данын еракларга таратучы бәйрәм. Безнең авыл халкы Питраудан Питрауга чаклы, матур истәлекләр, вакыйгалар белән яши. Бер сүз белән әйткәндә, Питрау – Җөринең брендына әйләнде.

Без бу эшне халык төшенкелеккә бирелгән, акчасызлык, эшсезлек елларында башлап җибәрдек. Ул елларны халык бәйрәмнәренә кызыксыну юк иде димим, тик алар ничектер формально, җансыз үтә башлаган иде. Менә шул атмосферага җан кертү, ниндидер бер яңалык башлап, халыкның рухын күтәрү иде теләгебез.

- 20 ел элек, башлап җибәргәндә, мондый зур масштаблар турында уйладыгызмы?

- Мондый масштабларны күздә тотмадык, әлбәттә. Берничә тапкыр бүтән үткәрмәскә, дигән уйга да килгән идек. Җәйләр җитә башлагач, тагын күңел үсеп, авырлыклары китә, онытыла да, яңа көч белән әзерләнә башлыйсың...

- Күңелегез кайткан чаклар булдымы?

- Җәмгыять бит ул төрле. Бәйрәмне кабул итү дә, фикерләр дә төрлечә. Кемдер тәнкыйтьләргә ярата, кемдер мактап, рәхмәт әйтә, теләктәшлек белдерә. Күңелсез чаклар булмады түгел. Анонимнар жалоба белән Президентка кадәр яздылар.

- Сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә Республика күләмендә Питрауның урыны нинди?

- Бәйрәмнең тоткан урынын без билгеләмибез, бәяне халык бирергә тиеш. Шулай да, Питрауны мин  оештыру ягыннан да, культура ягыннан да, чисталык ягыннан да республикада үрнәк бәйрәм, дияр идем. Аланга 30-40 мең халык җыеп, бәйрәм оештыру бик зур оешканлык, дисциплина сорый.

- Быел нинди яңалыклар көтелә, нинди кунаклар булачак?

- Узган 20 ел эчендә бик күп дусларыбыз артты, яңалары табылды. Барча дусларны, туганнарны, карендәшләрне Тырлау аланына, юбилей фестиваленә көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев