Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Кечкенә Тырлау аланы әллә ничә милләт кешесен үзенә сыендырды

Мамадыш районының Җөри авылында 25нче тапкыр уздырылган Питрау бәйрәмендә республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров кунакларны сәламләде.

Иван Егоров Питрау бәйрәменә Россиянең төрле регионнарыннан керәшеннәр килгәнен билгеләп узды. Шулай ук, керәшен халкының йолалары саклануын да искәртеп узды. Шулай ук, Ватан сагында булган егетләрнең исән-сау кайтуларын теләп, һәрбер йортка иминлек, бәрәкәт иңсен, дип әйтте.

Быел бәйрәмебезнең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Кечкенә генә авыл бәйрәменнән Питрау республика дәрәҗәсенә күтәрелде. Россия регионнарыннан да кунаклар бик теләп җыеныбызга килә. Илебездә таралып яшәгән карендәшләребезне Питрау бергә җыя. Керәшеннәрдә борыңгы гореф-гадәтләр, йолалар әле дә сакланып килә. Чөнки аны барлап, саклап торучы өлкән буын бар. Балаларыбыз да әлеге традицияләрне отып алып, киләчәк буыннарга җиткерер.

Бүгенге көн шартларында без тагын да ныграк берләшергә тиеш. Бүген кечкенә генә Тырлау аланы әллә ничә милләт кешесен үзенә сыендырды. Алга таба да, милләтара хәлләрдә үрнәк булыйк. Сабыр итеп, тату булып, катлаулы эшләрне җиңеллек белән хәл итеп яшик. Шул вакытта йөзләребез якты, күңелләребез чиста булыр!

Бәйрәмебезне оештыруда зур ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә, райондашларга, авылдашларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Этник культурабызны үстерүдә хезмәт куйган, халык язмышына битараф булмаган һәрбер кешегә тау итәм. Барыгызны да бәйрәмнәр белән котлап, исәнлек-саулык телим. Ватанны сакларга киткән ир-егетләребез исән сау әйләнеп кайтсыннар. Уңышлар мул, дөньялар тыныч, гаиләләрдә иминлек булсын! Өйләрегезгә бәрәкәт иңсен!", – дип сөйләде Питрау бәйрәменең ачылышында Иван Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев