Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга һәйкәл ачуда катнашты

Чарага Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде

Россия көнендә Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга мемориал ачтылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Кадерле ветераннар, сез хәрби бурычны гадел һәм фидакарьләрчә үтәү, хәрби антка чын тугрылык үрнәге күрсәттегез. Безнең өчен илебез тарихының бу сәхифәләрен саклау мөһим. Моны интернационалист сугышчыларга бүген ачылган һәйкәл дә раслый. Аны Россия көнендә — илебезнең төп дәүләт бәйрәмендә ачу да символик мәгънәгә ия», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов әйтүенчә, озак вакытлар дәвамында, 1924 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр йөз меңләгән ватандашыбыз дөньяның 20 илендә интернациональ миссия башкаруда, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. «Аларның иң озакка сузылганы Әфган сугышы булды, ул 10 ел дәвам итте һәм 15 мең ватандашыбызның гомерен өзде», — диде ул.

Республика Президенты Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 мең кеше катнашуын, аларның 282се һәлак булуын да әйтте. «Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап һәм тынычлык урнаштырырга теләп, сугышта һәлак булган кешеләрнең туганнарының югалту хәсрәтен уртаклашабыз, ватаннан читтә гомере өзелгәннәрнең истәлеген саклыйбыз», — диде ул.

Татарстан Президентының шушы сүзләреннән соң бер минут тынлык игълан ителде.

«Хөрмәтле ветераннар, бүген илебез сезнең кебек авырлыкларны җиңеп чыга һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә ала торган кешеләргә мохтаҗ. Сезнең хәрби, гражданлык, кешелек тәҗрибәгез үсеп килүче буынга бик кирәк. Безнең яшьләр Әфган сугышы турында белергә һәм истә тотарга, батырлык, геройлык һәм бурычка тугрылык үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш», — дип дәвам итте Президенты бер минут тынлыктан соң.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен медале белән «Әфганстан ветераннарының Россия берлеге» республика оешмасы әгъзасы Эдуард Фоминых бүләкләнде. «Бу һәйкәл — республикабызның горурлыгы. Хәзер ветераннарга килер урын бар», — диде ул.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев