Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: "Быел Питрауны һәм керәшеннәрне бөтен Җир шарына күрсәтә алабыз"

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ Питрау бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле карендәшләрем, туганнар, дуслар! 20 ел буена ямьле Питрау бәйрәмендә кунакчыл Тырлау аланындагы зур җыенда очраша килдек. Татарстаннан гына түгел, читтәге регионнардан да килгән кунакларыбыз белән Питрау учагы тирәли түгәрәк уенга җыела идек. Россиядә таралып яшәүче күп санлы карендәшләребез белән бер йодрыкка берләшеп, халкыбызның бар матурлыгын күрсәтеп, үрнәк булып, тирә­ яктагыларны сокландыра алдык. Тырлау аланында җаныбыз һәм тәнебез белән ял итә идек. Шулай итеп, кечкенә авыл бәйрәме буларак кына башланган Питрау керәшеннәрнең брендына әверелде. Питрау Республика керәшен культурасы бәйрәме статусын алды.

Бу елгы Питрауны да, һәр елдагыча, зарыгып көткән идек. Тырлау аланын тагын да уңайлырак итү һәм ямьләндерү максатларында зур эшләр дә башкардык. Ләкин коронавирус пандемиясе аркасында, бәйрәмне онлайн форматта гына уздырырга туры килә. Узган елларда Тырлау аланына бәйрәмгә 60 меңләп кунак килә иде. Интернет киңлекләре – төпсез. Быел Питрауны һәм керәшеннәрне бөтен Җир шарына күрсәтә алабыз.

Керәшеннәрдә борынгы бәйрәмнәр, гадәтләр, җолалар күп һәм алар бик тә үзенчәлекле. Питрауның түгәрәк уен, учак аркылы сикерү, кызлар сайлау, җиләк һәм чәчәк җыю кебек җолалары – иң матурлары. Питрау җолалары һәрбер җортта гөрләсен!

Барчагызны да бәйрәмнәр белән котлап, исәнлек­саулык телим. Уңышлар күп, дөньялар тыныч, гаиләләрегез имин, җөзләребез җакты, күңелләребез чиста булсын!

Киләсе елда Тырлау аланында – Питрауда очрашырга язсын! - диелә котлауда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев