Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: "2021 - керәшеннәр өчен зур мөмкинлекләр елы"

Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров карендәшләрен Яңа ел белән котлады

Кадерле карендәшләр!

Илебезгә һәм бөтен дөньяга пандемия куркынычы янаган авыр ел үтеп бара. 2020 ел ил экономикасы һәм халык тормышы өчен сынау елы булды. Шуңа карамастан, Бөек Ватан сугышында җиңүнең – 75, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә алдык. Россия һәм республикабыз халкы белән беррәттән, керәшеннәр дә ил күләмендәге бу олы вакыйгаларга хәзерләнүдә һәм уздыруда актив катнаштылар.

Яңа шартлар таләп иткәнчә, дистанцион эшләү һәм аралашу, алдан планлаштырган республикакүләм Питрау җыенын һәм башка бәйрәмнәрне, очрашуларны онлайн уздыру аларның әһәмиятен һич тә киметә алмады. Киресенчә, безне тату бер олы гаиләдәй берләштереп, туган җирнең һәм якыннарыбызның кадерен тагын да ныграк белергә этәрде. Элеккедән килгән йола-гадәтләребезне, мәдәни мирасыбызны, керәшенлегебезне, үз телебезне саклауның мөһимлегенә төшендерде. Әти-әниләргә, туганнарга, күршеләргә игътибарлы булырга өйрәтте. Без, акрынлык белән булса да, хәзерге чордагы санитария таләпләрен үтәп яшәргә, эшләргә ияләнеп барабыз. Бар нәрсә дә уза, шулай булгач, киләсе елда барысын да җиңәрбез...

Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның республикада яшәүче күп милләтле халыклар бердәмлеген ныгытуда роле зур булыр. Башка милләтләр белән беррәттән, без керәшеннәрнең культурасын тагын да үстерү, йолаларыбызны, гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне яңартып, халкыбызның үзенә кайтару, туган телебезне саклау өчен зур мөмкинлекләр елы да әле яңа 2021 ел!

Кадерле карендәшләр! Барыгызны да Яңа ел һәм барлык православие дөньясы 7 январьда зурлап билгеләп үтә торган Рождество бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет телим. Куркыныч чирләр артта калсын, елларыбыз тыныч, якыннарыбыз һәрчак исән-сау булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев