Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Алексеев: "Минем өчен иң зур бәхет – гомер итү туган җиремдә"

Иске Гришкин авылы шагыйре Иван Алексеевның шигырьләре туган җиренә багышланган

  Менделеев районының гүзәл табигатьле Иске Гришкин авылында туып үскән һәм хәзерге көндә зур тату гаилә башлыгы булып матур гомер кичерүче хөрмәтле авылдашыбыз Иван Константинович Алексеевның үзенең уй-кичерешләрен, табигатькә булган тойгыларын, гомумән тормышка карашын башкалар күңеленә дә җиткерәсе килә. Һәм ул әлеге тойгыларын балачактан алып хәзергәчә шигырь юлларына тезеп ак кәгазьгә төшерә. Аның "Татарстан яшьләре", "Менделеев яңалыклары", "Мәгариф" газета-журналларында 100 гә якын мәкаләсе басылган, дип хәбәр итәләр Иске Гришкин авыл китапханәсендә.



МИН - ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ

Мин баласы шушы газизләрнең,
Туып-үсеп шунда яшимен.
Анам биргән күкрәк сөте белән,
Күңелем белән аңа бәйлемен.

Юк, мин көтмим өмет итеп,
Кемдер бирер диеп бәхетне.
Көч-куәтем җигеп, тирем түгеп,
Мин ясармын үземә тәхетне.

Абынсам да йөргән юлларымда-
Миндә бары шул теләк.
Гомер итсәм иде шушы җирдә
Кешелеккә кылып игелек.

Торган җирем шундый якын миңа,
Матур чәчәк тулы болыннар.
Мин гашыйк шушы гүзәл җиргә-
Сез белегез шуны, туганнар!

ТУГАН ЯГЫМ

Минем өчен иң зур бәхет-
Гомер итү туган җиремдә.
Кирәк булуыңны тоеп яшәү
Шушы газиз җиргә синең дә.

Кояш чыгып, алсу таң атуын
Каршы алу үзе ни тора!
Туган туфрагыңда шатлык арта,
Кайгы сагышлар да онытыла.

Күкрәк тутырып суласаң
Туган якның һавасын-
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт,
Чиксез шатлык аласың.

Болындагы кошлар җыры
Күңелне дәртләндерә.
Саф, чиста чишмә сулары
Тәнгә көч-куәт бирә.

Кая барсам, сагынып кайтам-
Гашыйк табигатенә.
Менә тагын шигырь яздым
Туган як хөрмәтенә.

️ГАРМУН

Әй, син, гармун, минем күңелемне
Үзгәртәсең ничә төрлегә:
Я канатлар куеп очырасың,
Я сагышка кабат төрәсең.

Мин һаман да әле бер хыялый,
Үзгәртмә дә еллар агышы;
Һаман да бит йөрәк җилкенә
Ишетелсә гармун тавышы.

Бәйрәмнәрдә дәртле көйләреңә
Сикереп-сикереп килә биисе.
Айлы төндә моңлы көйләреңә
Онытылып килә үксисе.

Әй, син гармун! Көмеш чыңнарыңа
Кемнең генә күңеле ашкынмый;
Үзәк өзгеч моңлы көйләреңә
Кемнәр түзсен кушылып җырламый.

Әй, кешеләр, онытмыйк без
Гармунның көмеш чыңын:
Ерак чорлар аша килгән
Ул бит халкыбыз моңы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев