Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Слепцова: “Картиналарым үз хис-кичерешләремне чагылдыра”

Казанда яшәүче Зәй ягы кызы, талантлы карендәшебез Юлия табигать матурлыгын картиналарына күчерә.

Юлия нәселендә матур итеп рәсем ясаучылар булган. Әти-әнисе дә җырга, рәсем ясарга, шигырь язарга оста. Кечкенәдән рәсемнәр ясарга яраткан кыз 9 яшендә Зәй шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбенә укырга кергән. 

«Андагы укыган вакытларым — иң якты хатирәләрнең берсе. Сәнгать мәктәбен "5"ле билгеләренә тәмамладым, ләкин үземне рәссам буларак күрми идем. Шуңа күрә Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм Африканистика кафедрасына укырга кердем. Берничә ел тәрҗемәче булып эшләдем, 23 яшем тулгач, яңадан картиналар ясый башладым», — дип сөйләде Юлия.

Туган көнгә аңа график иллюстрациялар ясый торган планшет бүләк итәләр. Берникадәр вакыт узгач, заказ буенча иллюстрацияләр ясый башлый. Сәнгать мәктәбендә укыган вакытларын исенә төшереп, майлы һәм акрилл буяуларны кулына ала.

«Хәзерге вакытта мин табигать күренешләрен ясау белән мавыгам. Пейзажларны майлы һәм акрилл буяулар белән киндергә ясыйм. Киндер тукыманы картина ясалачак рамга үзем тарттырам» — диде Юлия.

Ясаган картиналарын ул үзенең мастерскоенда саклый. Кайбер картиналары шәхси колеккцияләрдә саклана. Юлияның картиналарыннан ниндидер бер җиңеллек, якты бөркелеп тора.

«Әзер картиналарның күчермәләрен ясамаска дигән принципка нигезләнеп эшлим. Картиналарым үз хис-кичерешләремне чагылдыра. Кайчагында фотографияләр дә ярдәмгә килә. Беркайчан да эшемнең ничек төгәлләнәсен, ниндиерәк картина буласын белмим, чөнки бер үк пейзажны да әллә ничә төрле ысул белән ясап була» — дип сүзен дәвам итте Юлия.

Араларында иң яраткан эше дә бар. Ул — «Полуденный сон» дип атала. Бу картинаны Мәскәүдән бер кыз сатып алган.

Юлия рәсем ясарга яратучыларны табигать кочагында җыеп, мастер-класслар да үткәрә. 

«Минем башкаларга да бирерлек белемем, тәҗрибәм бар. Ләкин үземә дә әле күп нәрсәне өйрәнергә, укырга, үсәргә кирәк. Соңгы елларда мин үз тамырларым белән, керәшен дөньясы, культурасы белән кызыксына башладым. Хыялым — шушы темага картиналар ясау. Киләчәктә ул чынга ашар дип өметләнәм», — дип фикерләре белән уртаклашты Юлия  Слепцова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев