Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иттарткыч һәм пар үтүген отучылар билгеле булды - видео

13 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Туганайлар” газетасының Инстаграм социаль челтәрендә туры эфирда җирәбә уйнату булды

“Туганайлар” газетасы редакциясе 2020 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу уңаеннан акция игълан иткән иде.

Акциянең шарты буенча, 13 сентябрьгә кадәр безнен редакциягә “Туганайлар” культура-агарту газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанция копиясен яки фотосын алып килергә яки tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номеры буенча Whatsapp (ватсап буенча) җибәрергә кирәк иде.

Язылучылар арасында “Polaris” фирмасының кайнар пар үтүге һәм электр иттарткычы уйнатылды.

Акциядә катнашу теләге белән 35 карендәшебез язылу квитанцияләрен редакциягә җибәрде. Алар Республикабызның төрле районнарыннан. Иң актив укучыларыбыз безнең Чистай, Менделеевск, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казан шәһәреннән булып чыктылар. Шулай ук, квитацияләрне Тукай, Теләче, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Питрәч һәм башка районнардан да алдык.

Шулай итеп, беренче бәхетле подписчигыбыз Теләче районы Субаш авылыннан Вера Яковлева булды. Ул электр иттарткычы отты. Икенче җиңүче Питрәчтән Аида Сахарова кайнар пар белән үтүкләү җайланмасы отты. Туры эфирны Инстаграмда kryasheny_tuganaylar аккаунтында карап була. Шулай ук, видео әлеге язма ахырында да урнаштырылды.

Акция үткәрүнең спонсоры - “Ак Барс” Холдинг компаниясе” генераль директоры, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров булды. Без, редакция коллективы, Иван Михайловичка зур рәхмәт белдерәбез.

Шулай ук, акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез.

Алга таба да без шушындый розыгрышлар оештырырбыз. Безнең конкурсларда катнашучылар тагын да кубрәк булыр дип өметләнеп калабыз. Безнең яңалыкларны Интернетта сайтыбыздан (tuganaylar.ru) һәм газетабыздан карап барыгыз.  

Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев