Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җитмеш төрле һөнәр иясе - карендәшебез Геннадий Миняев

Геннадий Миняевның кулыннан килмәгән эше юк: сыерчык оялары, чәчәк түтәлләренә бизәкләр ясый, соңгы елларда бик яратып, талдан үрү осталыгына да ия булган кеше ул

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән мәкаль, Чистай районының Бахта авылында яшәүче Геннадий Миняев турында әйтелгән диярсең. Кулыннан килмәгән эше юк: сыерчык оялары, чәчәк түтәлләренә бизәкләр ясый. Соңгы елларда бик яратып талдан үрү осталыгына ия булган кеше ул. Яз көнендә талларны сайлап күпләп эзерләп куя да, буш вакыты булганда эшкә тотына.

Шулай ук, Генадий инде бик күп еллар, бер ярышны да калдырмаучы, керәшче дә.

Моның өстенә, инде 20 ел мәдәният йортында эшләүче хатынының да төп ярдәмчесе. Авыл клубына килгән артистларны да икәү каршы алалар, бәйрәмнәргә дә әзерләнәләр, театрда да катнашалар. Берсе гармунда уйный, икенчесе моңлы итеп жырлый да.

Миняевларнын активлыгына исең китә. Кыш җиттеме, ишегалларында кардан төрле сыннар әвәлиләр. Җәйләрен гөмбә, җиләк җыярга, балык тотарга яраталар. Печән җыю, көтүгә чыгу үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Район үзәгендә булган бер концертны да калдырмыйлар. Гена дәдәй, еш кына, хатынын төрле көтелмәгән бүләкләр белән куандырырга ярата. Венера тутайга кырдан чәчәкләр җыеп кайта. Талдан кәрҗиннәр үрү шөгыле дә, нәкъ менә тормыш иптәшенә гөлләр өчен матур савытлар эшләп, бүләк итүдән башлана. "Авыл егетләре романтиканың ни икәнен белмиләр" дигән булалар тагын. Миняевлар 28 ел бергә гомер итәләр, яшьлектәге хисләре сүрелми. "Гаилә учагын саклау - һәркемнен үзеннән тора" дияргә яраталар алар.

" Минем өчен гаилә – беренче урында, Венера минем иптәш тә, хатын да, терәк тә" – ди Гена дәдәй.
Менә шундый үрнәк гаиләләр яши безнең Бахта авылында.

Фото, текст: Бахтинский сельский клуб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев