Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәй керәшеннәре Нардуган бәйрәмендә күңел ачтылар

Иске Зәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Зәй районында яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен мәдәни-агарту эшчәнлегендә актив кулланалар

Бу көннәрдә алар бистәдә Нардуган йөрүләр оештырдылар, дип “Зәй офыклары” хәбәр итә. Нардуган - Рождестводан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган күңел ачу бәйрәме.

Элек Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган. Авыл халкы үзенең бөтен талантын күрсәткән, беркем дә өйдә утырмаган. Урам үзенә күрә сәхнә, халык артист та, тамашачы да булган, яшьләр төрле җанварлар булып киенеп, шамакайланып урам буйлап, шулай ук йортларга кереп йөргәннәр.

Иске Зәй үзешчәннәр дә өйләргә кереп шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Шулай итеп, халыкка бу көннәрнең Нардуган чоры искә төшергәннәр.

Фото: “Зәй офыклары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев