Аны икенче төрле "Комарский" биюе дип тә атыйлар
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Менделеевск керәшеннәренең айлыгы бара. Шул айлык кысаларында Иске Гришкин авылының "Бигәш" халык ансамбле "Ыштыр-ыштыр" биюе буенча мастер-класс күрсәтте.
"Авылыбызның уникаль "Ыштыр-ыштыр" дигән биюе бар. Аны икенче төрле "Комарский" биюе дип тә атыйлар. Бу биюне башкарганда "ыштыр-ыштыр" дигән тавыш ишетелә. Шуңа күрә дә аны "Ыштыр-ыштыр" дип атаганнар", – дип сөйләде "Бигәш" ансамбле катнашучысы Мария Япаева.
Фото, видео: Илдар Хәфизов
Нет комментариев