Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исемнәре гранит плитәдә

Арабызда һәйкәлләр төзүче, аларны төзекләндереп тәртипкә китерүче игелекле райондашларыбызның булуы куандыра. Федоровка авылында исә сугыш һәм тыл ветераннарының балалары һәм оныклары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер мемориаль комплексын сафка бастырды. Аңа кадәр биредә Җиңүнең 65 еллыгына Иван Яковлев һәйкәл ясаткан иде

- Без  узган ел 9 Май бәйрәмендә,  гадәт буенча, авылдагы һәйкәл янына җыелып, шанлы сугышта катнашканнарны искә алдык.  Чараның тантаналы өлешеннән соң, солдат боткасы пешереп,  сугышчылар,  тылда каһарманнарча хезмәт куйган ветераннарыбыз хәтер-хатирәләрен барладык. Бездә шул мизгелдә Җиңүнең 75 еллыгына әти-бабаларыбызның фотографияләре куелган Хәтер  мемориаль комплексын сафка бастыру идеясе туды, - ди ветераннарның  балалары һәм оныклары.
Әйткән сүз - аткан ук. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү максатында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» уникаль проекты кысаларында узган елның май аенда ук бу эшкә керешелә.  Һәйкәл яны һәм аның янәшә-тирәсе үләннәрдән чистартыла, тәртипкә китерелә, туфрак китерелеп, үлән чәчелә.  Шулай итеп, сентябрь аенда  әлеге комплекска нигез салына.  Сугыш ветераны Дмитрий Кустовскийның оныклары – Дмитрий, Михаил, Галина, Елена Кустовскаялар матди булышлыгы белән Мәскәү өлкәсе Жуковский шәһәреннән чаң коеп алып кайтыла.  Кач белән купол,  купол терәкләре, постамент, капка һәм утыргычлар буяла.  Авыл җирлеге исә коймалык материал белән тәэмин итә, шулай итеп, коймалар  да  яңартыла. Гомумән алганда, бу игелекле эштә кемдер  матди яктан, кемдер техника белән булыша.

Федоровкадан сугышка  барлыгы 161 ир-егет китеп, аларның 86сы яу кырында башларын сала. Ел дәвамында исә әлеге сугышчыларның балалары, туганнары аша, хәрби комиссариаттан, интернет челтәрләреннән  мәгълүмат, фотосурәтләр барлана. Аларның кайберләрен исә каберлекләргә куелган һәйкәлләрдән эзләп алырга туры килә. Шул уңайдан ветераннарның каберлекләре дә карала, тәртипкә китерелә. Шунысы игътибарга лаек, сугышчы-фронтовиклар  халык хәтерендә яши.   75 елдан соң алар турында шактый мавыктыргыч  материаллар табыла: балалары, оныклары алдында безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшүчеләр батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак килеп баса.

Шул рәвешле, бүгенге көндә сугышта катнашкан сигез дистә ветеранның фотосурәте табыла һәм алар гранит плитәгә урнаштырыла.  81енә  исә исемнәре язылган гранит плитә ясала, фотосурәтләре табылуга, алар биредә урын алачак.  Комплексны тулыландыру дәвам итәчәк.
-Без Хәтер  мемориаль комплексын сафка бастыруда зур булышлык күрсәткән Василий Федотов, Максим Сабанов, Илмир Баһаутдинов, Роман Алексеев, Владимир Долгов, Алексей Егоров,  Владимир Уразайкин, Илья Давыдов, Айрат Әхмәтҗанов, Сергей Слепцовка бик рәхмәтлебез, - ди ветераннарның  балалары һәм оныклары.

Аннан ветераннарның тулы мәгълүматлары (фото, биографиясе, кайда сугышканы, бүләкләре, кайда үлүе һәм күмелүе буенча) белән фотокитап, шулай ук тыл ветераннарына һәйкәл һәм аларның исемлеге әзерләнә.

-  Карантин булу сәбәпле, мемориалны ачу тантанасы үзгәрә, аны ачу турында алдан хәбәр итәчәкбез. Аннан федоровкалылар моның белән генә чикләнеп калмаячак әле: агымдагы елда  авыл биләмәсендәге чишмәләрне төзекләндерү, ял зонасы булган чишмәләргә бару өчен боҗра юл салуны планлаштырабыз. Елга аша яңа күпер салынуга да (чөнки искесе авария хәлендә), аннан авыл җирлеге балансына клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булган бинаны  кайтаруны  да өмет  итәбез. Бүгенге көндә халыкка җыелыр урын юк, барлык бәйрәмнәр ачык һавада уза, - ди авыл өлкәне Василий Васильев.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев