Атна буе һава торышы нормадан югары булачак
Татарстанда эссе һава торышы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Сишәмбе, 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан йомшак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17…+22 градус, ә көндез +30…+35 градус булуы көтелә.
Нет комментариев