Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иртәнге ашка ботка пешерик әле

Ул – киң кулланылган азыкларның берсе.

Аны халыкта элек-электән яратканнар, гаилә өчен генә пешермичә, хәтта туй кунакларына да әзерләгәннәр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерлиләр. Ул чагыштырмача тиз һәм җиңел әзерләнә.
Ботка өчен атланмай, маргарин, сары май әйбәт. Пешергәндә су белән сөтне бермә-бер алалар, яисә сөткә генә пешерәләр. Ботка сыек, уртача куелыкта һәм таралып пешкән булырга мөмкин.
Гарнир өчен пешергән ботка таралып торырга тиеш. Шунысы да бар: солы, борай, бодай, тары ярмаларын башта суда пешереп алалар, аннары, артык суьн түгеп, сөт өстиләр. Шулай эшләгәндә ботка таралып тора, чиста була. Сыек ботканы гадәттә балалар өчен пешерәләр.
Сезнең игътбарга берничә төрле ботка пешерү ысулын бирәбез.
Сыек солы боткасы. Солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттергәч, кайнаган сөт, тоз, шикәр комы салып болгатабыз. Куера башлагач өстен томалап, пешереп җиткерәбез.
100 грамм ярмага: 100 грамм су, 250-270 грамм сөт, 30 грамм шикәр комы, тоз - кирәгенчә.
Уртача куелыктагы тары боткасы. Юган ярманы кайнап торган суда тиз генә бүрттереп алабыз. Артык суын түккәч, кайнаган сөт, шикәр комы, тоз өстәп пешерәбез. Пешеп җитәрәк өстен каплап, өлгертәбез.
100 грамм ярма, 100 грамм су, 220 грамм сөт, 20 грамм шикәр комы, тоз - кирәгенчә.
Таралып торган карабодай боткасы. Юган очракта аны калайга яки табага җәеп, кызу духовкада көйдермичә генә кыздырып алабыз. Аерым савытта тозлы су кайнатып, кыздырган ярманы салып җибәрәләр дә болгата-болгата пешерәбез. Өстенә чыккан чүбен җыя баралар. Болгатканда сыек май да салырга мөмкин.
Ботка куера башлагач, әйбәтләп каплыйбыз да таралганчы пешерәбез.
Ботканы май, кайнаган сөт, катык белән ашарга мөмкин. Ул гарнир өчен дә әйбәт була.
Ботка өчен: 100 грамм ярма, 150 грамм су, тоз - кирәгенчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев