Шушы көннәрдә Казанда урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары өчен «Краса студенчества России - 2019» милли конкурсы гөрләде. 4 көн дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән кызлар төп титул өчен көч сынашты
Катнашучылар арасында Чувашия, Башкортстан Республикасы, Саратов, Воронеж, Свердловск, Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Ставрополь төбәге вәкилләре дә булган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурста “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активисты, “Айбагыр” этнолагере вожатые, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Ирина Тимофеева да катнашты. Талантлы кызыбыз "Милли-мәдәни традицияләрне саклаучы" дип аталган махсус номинациядә җиңү яулады.

Нет комментариев