Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир яралган көн - фото

21 июнь - Җир яралган көн. Ул Җапрак (Тройсын) бәйрәменнән соң килә. Бу көнне Җир анага кагылу, аны тупас эшләр белән җәрәхәтләү тыела.

Керәшеннәрдә борынгыдан табигатькә, Җир анага карата үзенчәлекле мөнәсәбәт булган. Әби-бабаларыбыз табигатьне зурлаган, хөрмәт иткән, үзенең яман эшләре өчен аның каргышыннан курыккан.

Бүгенге көндә исә кешеләр, киресенчә, Җир ананы үзенә буйсындырырга тели: сулыкларын пычрата, урманнарын кисә-яндыра, миллионлаган тоннада җир асты байлыкларын казып ала, зур карьерлар ясап җирне актара һ.б. Табигать тә түзми. Ул кешелеккә төрле катастрофалар, җир тетрәүләр, су басу һ.б. афәтләр белән җавабын кайтара.

Арабызда табигатьне, Җир ананы яратмаган, аның матурлыгына сокланмаган кеше юктыр ул. Бетонлы шәһәрләрдә көн күрсәк тә, һәркем табигатькә, чисталыкка тартыла. Чөнки табигать кочагында кеше күңеле ял итә, булган проблемалардан кыска гына мизгелгә булса да арынып тора.

Җир яралган көн христианнарга Пасха, мөселманнарга Рамазан кебек, кешелекнең иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булырга лаеклы. Әйдәгез әле, бүген табигатебезгә булган мөнәсәбәтебез турында, аны ничек сакларга, киләчәктә афәтләрне булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген бергәләп уйлашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X