Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.

Шул уңайдан,  балалар бакчаларында Җиңү көненә багышланган төрле чаралар үткәрелә.

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылындагы балалар бакчасында барлыгы 12 бала йөри. Бу арада алар да Җиңү көненә ныклап әзерләнәләр.

 

 

“Балалар белән Җиңү көне темасына әңгәмәләр алып барабыз, әти-әниләреннән үзләренең сугыш ачысын күргән өлкән буын кешеләре турында белешеп килүләрен сорадык. Геройларыбыз, сугыш, турында хикәяләр, шигырьләр укыйбыз. Балаларга җырлар өйрәтәбез. Бакчабызның түренә Җиңү көненә багышланган почмак ясап куйдык. Анда балалар үзләре ясаган рәсемнәрен, кул эшләрен куйдылар”, – дип сөйләде бакчаның тәрбиячесе Люция Петухова.

 

Мамадыш районының “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Кузнецова да балалар белән “Җиңү тәрәзәләре” ясаулары хакында хәбәр итте.

“Без кәгазьдән рәсемнәр кисеп, тәрәзәләргә җиңү күгәрченнәре ябыштырдык. Шулай ук, бу темага әңгәмәләр, шөгыльләр үткәрдек. Балалар бик теләп үзләренең сугышта булган бабалары турында сөйләделәр, фотоларын алып килделәр”, – диде ул.

 

 

"9 май җиңү көненә авылыбыз памятнигына балалар белән чәчәкләр куйдык. Бабайларыбызны искэ алдык. Сентябрь аенда мобилизацияләнеп, чираттагы ялга кайткан Ильнур Бикбов балалар белән очрашты”, – дип хәбәр итте Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасы мөдире Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев