Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иннополиста укучы чит ил студентлары керәшеннәрнең культурасы белән танышты

Иннополиста I-нче чит ил студентлары фестивале үтте

24 апрель көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары Наталия Новикова һәм Елена Муллина Иннополис Университетында укучы чит ил студентларын керәшеннәр белән таныштырдылар. Бу көнне Иннополис шәһәрендә I-нче чит ил студентлары фестивале булып узды. Аны республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Иннополис Университеты белән берлектә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе оештырды.

Керәшеннәр белән беррәттән фестивальдә Идел буе халыклары, әрмәннәр, әфганнар, төрекмәннәр, греклар, чехлар, таҗиклар да катнашты. Алар Индонезия, Әфганстан, Пакистан, Гыйрак, Һиндстан, Сирия, Согуд Гарәбстаны һәм башка илләрдән килеп укучы студентларга үз халыкларының уен коралларын, җырларын, биюләрен, аш-суларын күрсәттеләр.

Студентлар керәшеннәрнең тарихы, кайсы төбәкләрдә яшәүләре, милли кием элементлары белән кызыксынганнар. "Күргәзмәбез барысына да ошады. Без үзебезнең милли киемнәрне күрсәттек, керәшеннәр турында сөйләдек. Иннополиста укучы чит ил студентларының культуралары, телләре, милли киемнәре, биюләре, җырлары белән дә таныштык. Миңа калса, шушы чара ярдәмендә, без керәшен халкын тагын да күп кешеләргә, төрле милләт вәкилләренә таныттык", - дип сөйләде Елена Муллина.

Фото: Наталия Новикова, "Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев