Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңүнең җитмеш җиденче язында

Бөек Ватан сугышы ветераннарына – Президентның котлау открыткасы, бәйрәм күчтәнәчләре

7 майда Татарстан башкаласы Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында  республика күләмендәге  тантаналы бәйрәм оештырыла.

8 май көнне Казан шәһәренең һәр районында сугыш ветераннары яшәүче йортлар каршында тарихи хәрби һәм ретро техника катнашында парад  уздырылачак.

 “Пандемия вакытында ветераннарны үзләре яши торган йорттагы квартирлары тәрәзәсе каршында Җиңү көне белән котлау традициясе барлыкка килде, аны быел да дәвам итәбез”, – дип белдергән Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе”дә. Сугыш чоры җырлары яңгыраган бәйрәм кортежы казанлылар күңелендә дә патриотик хис һәм янәшәдә яшәүче элекке фронтовиклар белән горурлану тойгысы уятыр.

Казанда барлыгы 5 мең 199 Бөек Ватан сугышы ветераны яши (шуларның 132се – турыдан-туры сугышта катнашкан фронтовиклар). Тыл фидакарьләре, сугышта һәлак булганнарның, сугышта катнашканнарның һәм сугыш инвлидларының   тол хатыннары, Ленинград блокадасын кичергән кешеләр дә ветераннар сафына кертелгән.

Түбән Камадагы “эшлекле дүшәмбе”дә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин әйткәнчә, атна дәвамында барлык ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме уңаеннан котлап, һәрберсенә бүләкләр тапшырыла. Биредә хәзерге вакытта 41 сугыш ветераны һәм 521 тыл фидакаре яши. Төрле предприятиеләр һәм оешмалар лаеклы ялга кадәр үзләрендә эшләгән сугыш ветераннарының өйләренә барып, тәбриклиләр.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, Җиңү көне уңаеннан, Татрстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау  открыткасы һәм, шулай ук, бәйрәм күчтәнәче таратыла.  Биредә барлыгы 947 сугыш ветераны яши, бер ел эчендә аларның саны 362гә кимегән. 

Җиңү көнендә быел Менделеевскида “1945 елның мае” сугышларын реконструкцияләп күрсәтәчәкләр. Яр Чаллы шәһәренең “Полевая почта ГЕРАТ” хәрби-патритотик иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бу чарада 100дән артык кеше катнашачак, совет һәм немец броневиклары, сугыш чоры техникасын да күрергә булачак. “Челнинские известия”дә шул хакта хәбәр ителә.

“1945 елның мае” сугыш һәм тыл ветераннарына  күз яшьле  Җиңү таңын хәтерләтәчәк, ә яшьләрне җир йөзенә тынычлык китергән Җиңү көне турында уйланырга этәрер

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев