Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илтән-Бута авылында Тройсынга әзерлек йолаларын башкарганнар

Каен төбенә елның һәр аена атап, 12 күкәй һәм ипи башы күмгәннәр.

Табигать яңарыш кичергән мәлдә, керәшеннәр Тройсын бәйрәмен билгеләп үтә. Тройсын – Олы көннән соң җиде атна үткәч була, быел 4 июньгә туры килә.
Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Тройсынны аеруча да үзенчәлекле итеп үткәрәләр.

Олы көннән соң җиденче кече атна (пәнҗешәмбе) көнне Симек үткәрелә. Ул Тройсынга караганда ике көн алдан килә. Иртәнге якта зиратка барып кайту гадәте дә бар.

Быел да Симек көнне Илтән-Бута авылының хөрмәткә лаек олы кешеләре урманга менеп ике каен агачын билгеләп, тасма бәйләгәннәр. Каен төбенә елның һәр аена атап, 12 күкәй һәм ипи башы күмгәннәр. Болар барысы да иман укылып, Җир-Анага рәхмәт йөзеннән эшләнелә.

Тройсын көнне ул агачны кисеп алып, төрле төстәге тасмалар белән бизәп, авыл урамы буйлап күтәреп, җырлап йөриләр, һәр йорт алдында туктап, хуҗаларны мактыйлар, имин ел телиләр.

“Ел дәвамында һәр ай имин булсын, файдалы яңгырлар, карлар яусын, дип телибез. Бу йоланы безнең авыл бик борынгыдан ук башкара. Әби-бабайлардан күчеп килгән,”- дип сөйләделәр илтән-буталылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чып чын крәшенчә зур бәйрәм, Илтәннәр булдыралар