Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илгә тагын Җиңү язы килде

Менә тагын җылы язлар җитте. Тыныч язлар. Инде 67 тапкыр илебез 9 май - җиңү көнен бәйрәм итә. Күз яшьләре аша сөенә торган иң кадерле бәйрәм ул - 9 май. Ни кызганыч, вакыт тәгәрмәче һәр әйләнүендә күпме газиз кешеләребезне арабыздан алып китә. Былтыр ветераннарыбыз күбрәк иде, быел тагын нихәтлегә кимегәннәр...

Даниил Иванов - Сарман районы Югары Чыршылы авыл җирлегенә керүче Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы, Усай, Үрнәк авыллары өчен бердәнбер ветеран. Ерак Көнчыгыш фронтының Икенче Кызыл Байраклы Армиясе 83 нче артиллерия полкында ротный старшина булган ветеран Ватанны 1943 елның январеннан алып 1950 елның сентябренә кадәр саклаган. Быел Данил Иванович үзенең 87 яшен тутыра. Ветеранны олы бәйрәме белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган. Якыннарының, туганнарының йөрәк җылысын тоеп, алар белән бергә, Данил Иванович әле тагын бик күп матур язларны каршыласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары 9 май ветераннар Җиңү бәйрәме Җиңү көне