Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Икона турында

Бездә иконаны, дин әсбабы булудан бигрәк, өйнең аерылмас бер җиһазы, өйне бизәү эйберсе итеп тоталар

Керәшен кешесе өчен икона почмагын бизәү кул эше осталыгын күрсәтүче кечкенә генә бер күргәзмә кебек. Әйтик, ир кеше такталарга матур сырлар, бизәкләр уеп рам ясый. Хатын кеше исә ул рамга үзе чиккән пәрдәләр, үзе бәйләгән челтәрләр элә. Бу чиста, пөхтә, ап-ак итеп юылган челтәрләр, пәрдәләр, зур һәм матур итеп эшләнгән рамнар артындагы икона исә, күп йортта уч төбе хәтле генә бер рәсем инде. Ә менә икона почмагы үзенең чигүләре, челтәрләре, нәкышләре белән балкып, бөтен өйгә ямь биреп тора. Җитмәсә, бәйрәм көннәрендә аны төрле матур, ачык төсләргә манылган кәгазьләрдән кисеп ясалган чәчәкләр, букетлар белән бизәп тә җибәрәләр. Шунысы кызык: дини бәйрәмнәрдә генә түгел, совет бәйрәмнәрендә дә өйне бөтенләй юып, түшәмнәрне кырып, иконаларны бизәп куя авыл халкы.

Иконаның кирәклеге болай аңлатыла: өйнең кояш чыгышы ягындагы почмагын шыр ялангач итеп тоту бер дә килешә торган эш түгел. Җитмәсә әле, карчык-корчык, иконасыз өйне яшен суга, анда яшәүчеләрне мур кыра, анда төрле җен-пәриләр, убырлар ияләшә, иконасыз өйдән өй иясе чыгып кача, дип куркыталар. Ә бит өй иясе өйдәгеләрне чир-чордан саклый, өйнең иминлеге өй иясеннән тора.

Григорий Родионов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев