Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике мәдәният йорты җитәкчесе – Лариса

25 март – Культура хезмәткәрләре көне. Бүгенге авыл клубларында, минемчә, чын энтузиастлар гына эшли ала. Шуларның берсе, дип, мин Алан-Полян, Лесхоз авыллары клублары җитәкчесе Лариса Кибякованы атар идем

Лариса Кибякова тумышы белән Балык Бистәсе Алан-Полян авылыннан. Иң беренче үзләштергән профессиясе исәп-хисап белән бәйле була. Чистай шәһәрендә тугыз айлык бухгалтер курслары да бетерә. 1994 елның июнь аенда сөйгәне Чукашлар Иваны белән, Симек бәйрәмнәреннән соң, туйларын гөрләтәләр. Өч балалары бар.

2004 елда Лариса Алексеевна туган авылы мәдәният йортына эшкә керә. Менә шуннан сәнгать белән бәйле тормыш башлана да инде. Казан шәһәренең педагогия колледжына укырга керә. 4 ел укып укытучы белемен алганнан соң да, тагын ике ел хореография укытучысы профессиясен үзләштерә. “Кияүгә чыкканнан бирле укуда инде мин”, - ди көлә үзе. Культура институтын тәмәмлады. Этнокультура үзәкләре җитәкчесе дигән диплом алды.

Берьюлы ике мәдәният йортын җитәкләү – уен эш түгел. Җилкәңә бер төрле эш икеләтә күләмдә өстәлә дигән сүз бит ул. Шулай да, ике клубы да гөрләп эшли. Алан-Полянда “Алан” балалар керәшен ансамблен, Кызыл Йолдызда “Чулпы” фольклор ансамблен җитәкли. Әлеге ансамбльгә 2019 елда халык исеме бирелгән. Район, республика фестивальләрендә еш катнашалар, призлы урыннар алалар. Шулай ук, авыл кешесе өчен “Мелодия-караоке”, театр түгәрәкләре эшләп килә.

Лариса Кибякованың нәтиҗәле эшчәнлегенә район җитәкчелеге дә игътибар иткән. Тырышлыгы белән грантлар да ота. Ул акчаларга клубка кирәк-яраклар ала. Алан-Полян һәм Лесхоз авылларында халык бәйрәмнәре дә искә алына. Алардан тыш әлеге авылларда гына уздырыла торган чаралар да бар икән. Аларның берсе гашыйклар көненә атап уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев