Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игорь Дмитриев: "Җырларымны кешеләргә күрсәтәсем килә"

Җырчы туры эфирда иҗатына бәйле сорауларга җавап бирде

10 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә кунакта яшь җырчы Игорь Дмитриев булды.

Әңгәмә барышында җырчы турында бер кызыклы факт ачыкланды. Игорь Дмитриев үзенең тормышын спорт белән бәйләргә теләгән. Ул, хәтта, махсус уку йортына керү өчен экзаменнарга да әзерләнә башлый. Әмма Игорь Дмитриевның якыннары аңа җыр факультетына барырга киңәш итәләр һәм ул культура институтына укырга керә.

Тик шулай да, спорт җырчының тормышыннан китмәгән. Ул бүгенге көндә актив яшәү рәвеше алып бара. Төрле уеннарда, турнирларда катнаша. Игорь Дмитриев татар иҗатчылары арасында "ТурнирМикрофон" футбол турнирында җырчылар командасында уйный. Узган ел әлеге команда турнирның кубогын да алган иде әле.

Күпләр Игорь Дмитриевны "Тургайлар", "Дөнья яме", "Яратам сине, җаным" дигән җырлары аша белә. Җырчыдан яңа җырлар көтәләр. Игорь Дмитриев җыр яздыруның күп чыгымнар таләп итүен билгеләп узды. Бүгенге көндә ул яңа җыр яздыру өстендә эшли.

Җырчы иҗади планнары белән дә бүлеште. "Җырларымны Татарстанда ротациягә биреп, кешеләргә күрсәтәсем килә", - диде ул.

Туры эфир видеосын карый аласыз:

Фото: https://vk.com/ccemelyanova

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев