Иген басуларында керәшен җырулары яңгырады
Хәбәрләр

Иген басуларында керәшен җырулары яңгырады

Чистай районының Бахта авылы үзешчәннәре игенчеләр янына, кырга чыктылар.

Авыл кырларында урып-җыюның иң кызган вакыты. Комбайнчылар, көнне-төнгә ялгап, көзге уңышны җыялар.

Аларны бераз ял иттерү, кәефләрен күтәрү максатыннан, Бахта үзешчәннәреннән торган агитбригада концерт белән басуга барды. Керәшен җырулары, биюләре комбайнер ир-егетләрнең хезмәт дәртен тагын да арттыра төште.


Нет комментариев