Мөслим районының Яңа Усы мәдәният йортында «Халыкара урманнар көне» дип исемләнгән чара узды.
Урта мәктәп укучылары Яңа Усы урман хуҗалыгы хезмәткәре Романов С. белән очраштылар. Шулай ук, урман хуҗалыгы хезмәткәре мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән дә очрашты. Ул урман халкы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, балалар кызыксынып тыңлап, сораулар да бирделәр.
Фотолар: Яңа Усы мәдәният йорты
Нет комментариев