Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иҗади Кызыл тау авылыннан фоторепортаж карагыз

2 апрель көнне "Туганайлар" газетасының журналистлары Кукмара районының Кызыл тау (Миләтле башы), Үрәсбаш авылларында иҗади командировкада булды.

Командировка Кызыл тау авылында башланып китте. Бу авылның икенче атамасы да бар. Халыкта аны Миләтле башы дип йөртәләр. Нигә шулайдыр, бу сер әлегә безгә ачылмыйча калды…
Авылның табигате генә түгел, халкы да сокландырды. Бер карашка нык олыгайган авылда тормыш гөрләп тора икән. Клубында керәшен ансамбле эшли, авылның тырыш ирләре, уңган киленнәре матур итеп тормыш алып бара.
Кызыл тау авылы белән Түбән өскебаш җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов һәм Кукмараның Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнара Гарәева таныштырып йөрде. Алар белән иң элек авыл клубына тукталдык. Анда журналистларны "Тиңдәшләр" керәшен ансамбле каршы алды. Алар авыл көйләрен башкардылар. Җыручылар белән җылы әңгәмә кордык. Аннан соң, авыл буенча сәяхәткә кузгалдык. Кызыл тауның эшчән һәм иҗади халкы белән аралаштык. Шушы мизгелләрдән фоторепортаж карагыз.
Кызыл тау авылының көнкүреше, хәл-әхвәле турында зур мәкалә газетабызның киләсе саннарында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Биләтлебаш диеп атала ул авыл, Миләтле баш түгел. Сугышка кадәр Югары Биләтле диеп аталган. Мамадыш районының Көмеш күл авылы, күрше авыл. Ул да Биләтле диеп аталган. Су агышының югары башында булганга бәлки Кызыл тауны Биләтле баш, ә Көмеш күлне Биләтле диеп таганнардыр. Известна с 1680 г., до 1954 г. - д. Верхние Билятли (http://nailtimler.com/rayony_pages/kukmorsky_rayon/kukmorsky_rayon_krasnye_gory.html)