Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" конкурсы җиңүчесесенең бүләге нинди?

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика бәйгесе йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды.

"Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика бәйгесендә катнашучылар барлыгы 3 этап аша үттеләр. 23 октябрь көнне Лаеш районында бәйгенең финалы булып узды. Финалда Сарманнан Ләке, Балык Бистәсеннән Казаклар Чаллысы, Түбән Камадан Олы Афанас авылы мәдәният йортлары да катнашты. Конкурсның җиңүчеләрен игълан итү тантанасы 28 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт Филармониясендә булачак.

Җиңүчеләрне 4 номинациядә билгелиячәкләр. Болар - “Халкы 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы”, “Халкы 200дән 300гә кадәр булган торак пунктның авыл мәдәният йорты”, “Халкы 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл Мәдәният йорты, “Халкы 500 һәм аннан да күбрәк кешесе булган торак пунктның  авыл Мәдәният йорты”. Һәрбер номинациядә дә 3 җиңүче булачак. I урын - 500, II - 300, III урын алган конкурсантларга 200 мең сум биреләчәк.

Конкурсның уртак приз фонды 4 млн. сумны тәшкил итә. "Җиңүчеләргә акча җиһазлар, музыка кораллары, мәдәни-спорт инвентаре сатып алу, сәхнә костюмнары һәм киемнәре тегү өчен бирелә. Конкурсның приз фонды Дәүләт бюджетыннан бүленеп бирелде. Акчаның кулланышы безнең яктан контрольдә тотылачак", - дип сөйләде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев