Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе булга Май чабу атнасы башланып китте

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында яшәүче, Людмила Степанова үзенең “Май чабу” шигырен редакциябезгә юллаган

Хәбәрчесе булып иртә язның

Май бәйрәме килде авылга.

“Масленица” диләр руслар.

Бәйрәм көчле булсын,

Авыл гөрләп торсын,

Шатлансыннар бүген бар дуслар.

Самавырлар кайный пар чыгарып,

Майлы коймак пешә табада.

Авыл гөрли, атлар кешнәп тора,

Күпме кеше кайткан каладан.

Күр, син, әнә нинди матур итеп,

Атларны бит бизәп куйганнар.

Иңнәрендә – матур ефәк яулык,

Тезгеннәрдә – көмеш кыңгыраулар.

“Иң матур ат кайсы икән монда,

Кайсы җитез, кайсы өлгерерәк”, –

Дигән сорау белән канатланып,

Ярсып тибә бүген һәр йөрәк.

Уртак авыл, уртак язмыш безнең,

Гайбәт сүзләр сөйләп, рәнҗешмик,

Авырлыклар килсә, бергә күтәреп,

Шатлыкларны бергә бүлешик.

Бүгенге көн шундый – барчабыз да

Кичерү үтенә, берсе-берсеннән.

“Ходай кичерер,” – дип җаваплыйбыз,

Ә мин, карендәшем, сине кичерәм!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев