Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» телесериалын карап, бәяләмәсен биргән

Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» фильмы өлешчә Татарстанда төшерелде. Анда керәшен яшьләре дә төште

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» телесериалының дүрт сериясен карап беренче фикерләре белән уртаклашкан. Фильм турында ул социаль челтәрләрдәге битендә язган.

«Яшь режиссер төшерә алырмы, дәүләт каналы тарихны бизәбрәк төшермәсме дигән шикләрем бар иде. Әмма Егор Анашкин бик текә фильм төшергән – ул сериалдан бигрәк тулы метрлы нәфис фильмга тарткан, канал да сәяси һәм психологик цензура кертмәгән”, - дип яза Гүзәл Яхина.

Автор фильмда Зөләйха белән Мортазаның мунча керүе күренешенең уңышлы булуын әйтә, баржа бату күренешенең матур төшерелүен билгеләп үтә. Ул Зөләйханың үз канын чыгарып улын ашатуының, Мортазаның сыер ите туравының натуралистик итеп төшерелүе һәм моның аклануы турында яза.

“Фильмга анимация элементлары кертелгән, сүзсез күренешләр күп, төп героиня беренче ярты сәгатьтә бөтенләй сөйләшми”, - ди Гүзәл Яхина. Ул фильмның көз көне күрсәтеләчәген искәртә.

Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» телесериалы өлешчә Татарстанда төшерелде. Төп рольләрдә Россия кинематографиясендә эшләүче татар актерлары. Зөләйха – Чулпан Хаматова. Мортаза ролендә – Рамил Сабитов. Каенана ролендә – Роза Хәйруллина. Икенче пландагы рольләрдә һәм массовкада Татарстан театрлары актерлары. Шулай ук керәшен яшьләре дә фильмда төште.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев