Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган

Ялларда мәктәпләрне җыештырдылар һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар

Эпидемия вазгыяте сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган. Шулай ук 357 мәктәптә аерым сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

«Авыручылар саны артмасын өчен Актаныш һәм Тукай районнарында икешәр, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында берәр, Лаеш районында дүрт мәктәп тулысынча ябылган. Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авырый икән, укучылар карантинга җибәрелә», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүген 758 укучы, ә 1 сентябрьдән 42 444 укучы көндәлек «иртәнге фильтр»ны узмаган.

Ялларда мәктәпләрдә генераль җыештыру узды һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев