Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Григорий Родионов белән булган кызыклы хәл

Авторның уенын-чынын бергә кушып язган хатирәләреннән

Язучылар берлегеннән бик нәфис тавышлы бер кыз шылтырата:

– Исәнмесез, белгәнегезчә, бер атнадан Камал театрында атаклы язучыбызның зур юбилей кичәсе була бит. Бу көнне күренекле язучыларыбыздан Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев, төрлесе-төрле җирдә бик әһәмиятле чараларда катнашу сәбәпле, олуг юбилярыбызны котларга килә алмыйлар икән. Бөтен халкыбыз яраткан әдибебезне котларга хет бер өлкән язучы кирәк бит инде. Гәрәй абый, кичәдә театр сәхнәсеннән юбилярны котлавыгызны нык үтенеп сорыйбыз.

– Ярар... – дим.

Иртәгә юбилей дигән көнне Язучылар берлегеннән әлеге нәфис тавышлы кыз шылтырата:

– Хәерле иртә! Иртәгә юбилей кичәсендә Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Батулла, Марсель Галиев юбилярны котларга вакыт табалар икән. Кичәне озакка сузмау максатыннан, Сезгә юбилярны котларга сәхнәгә чыкмасагыз да була инде.

– Ярар... – дим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев