Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дәдәйнең яңа китабы чыкты

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның “В родном доме” дигән яңа китабы дөнья күрде

Рус телендә чыгарылган бу китапта авторның Лениногорск районындагы туган авылы Федотовка керәшеннәре тормышына багышланган
повестьлары, хикәяләре, лирик миниатюралары урын алган.

Китапта, шулай ук, Россиянең Сергей Михалков, Егор Исаев, Давид Кугультинов, Хәсән Туфан, Сибгать Хәким кебек танылган язучылары тарафыннан Григорий Родионов иҗатына бирелгән бәяләмәләр дә китерелгән.

“В родном доме” китабы документаль фотоларга да бай. Аерым алганда, алар – авторның СССР, РСФСР һәм Татарстан язучылар съезды делегатлары Чыңгыз Айтматов, Рувим Моран, Наҗар Нәҗми, Гариф Ахунов, Аяз Гыйлаҗев һәм башкалар белән бергә төрле елларда төшкән
фотолары.

Игътибарны җәлеп итә торган фотолар арасында Гөргөри дәдәйнең әтисе Василий Семенович белән төшкәннәре дә бар. Туган авылындагы иң беренче комсомолларның берсе булган Василий дәдәй Родионов – Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы фронт юлларын хәрби-кыр теле- графисты буларак узган солдат. Бу китаптагы әдәби персонажларның прототибы да әле ул.

Киләсе елның 15 июлендә әдәбият сөючеләр Татарстанның беренче класслы дәүләт киңәшчесе, Россиянең атказанган культура хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың дәүләт премияләре лауреаты Григорий Родионовның 80 яшен зурлап билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан, “В родном доме” китабы – язучы Гөргөри дәдәйнең үз укучыларына олы бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев