Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Герой истәлеген мәңгеләштереп

Быелның 20 февраль иртәсе Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылы мәктәбендә үзгә бер җанлылык белән башланды. Мәктәпкә Россия Герое, узган елның 23 сентябрендә Сириядә һәлак булган генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов исеме бирелүгә бәйле тантаналы линейкага җыелдылар бу көнне.

Гел дә балаларга тирән белем белән бергә әхлакый тәрбияне спорт һәм патриотик үрнәк аша бирүе белән дан тоткан мәктәптә бу көнне бик тә тантаналы һәм ярты гасыр гына яшәп калган каһарманыбызның туган мәктәбендә мәңгелек урын алуын күрүдән күңел тула торган халәт иде. Менә мәктәпнең иң лаеклы укучы егетләре һава десанты байрагын алып керделәр. Кәлнә мәктәбе гимны яңгырады. Бер минут тынлык белән шушы мәктәпне тәмамлаган, чын ил сакчылары булып җитешеп, соңгы еллардагы төрле хәрби бәрелешләрдә һәлак булган ир-егетләр искә алынды.

Малмыж районы башлыгы Валерий Константинов, Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадуганов, Геройның классташлары, хәрби хезмәттәшләре, укытучылары сүз алды. Вятка Аланы шәһәрендә яшәүче энесе Вячеслав Григорьевич Асапов дәдәсе исемен йөртүче мәктәп укучыларына тирән белемле, нык ихтыярлы, кешелекле, чын патриотлар булуларын теләде.

Соңыннан Вятка Аланы "Сыны Отечества" оборона-спорт хәзерлеге үзәге (җитәкчесе В.Н.Лукоянов) яшь армиячеләре күнегүләр күрсәтте.

Ахырдан Россия Герое, генерал-лейтенант В.Г.Асапов кубогына Киров өлкәсенең Малмыж, Уржум, Вятка Аланы районнары һәм Татарстанның Кукмара төбәге волейболчы үсмер кызлары ярышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев