Артист җыр дөньясының бүгенге халәте турында
- Элеккеге җырлар алар бик тә кешелекле, эчтәлекле, тәрбияли һәм уйландыра торган. Хәзерге җырларның күбесенчә ни көе, ни сүзе юк. Бөтен кеше шагыйрь, композитор булып китте. Алар үзләрен "мин үзешчән генә, шагыйрь түгел", дип әйтмиләр дә бит.
Без бар көчебезне, кеше җанын тәрбияләү турында онытып, акча эшләргә бирә башладык. Бөтен кешенең җырчы буласы килә. Бүгенге көндә 700-800 җырчы бар диләр. Ул җырчыларның микрофоннарын тартып алып, 100 квадрат метрлы бүлмәгә кертеп җырлатып карасаң, чебен чыңлаган тавыш та чыкмас иде. Ләкин компьютер, аппаратура барсын да эшли. Бу бик кызганыч...
Нет комментариев