Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: "Илһам ага һәр җырдан "җимеш" ясый торган иде"

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Илһам ага Шакировның вафаты зур югалтуларның берсе булуын искәртте

- Илһам абый белән гел бергә  эшләргә туры килмәде. Төрле концертларда очраша торган идек инде узе.  Мәскәү, Санкт-Петербург калаларына  концертлар  белән барганда  бергә чыгыш ясарга туры килә иде.  Дус яшәдек.  Җырчыларны бик яратты. Төрле кызык хәлләр сөйләргә ярата торган иде.  

Аның кебек тавыш бүтән булмас инде. Була калса да, ул инде  Илһам булмаячак. Ул һәр җырны, инде башка артистлар алмаган җырны да,  “җимеш” итә торган иде.  Үзенең бер эчке тоемлавы белән, сизгерлеге белән аерылып тора иде ул. Татар милли моңын саклап калуда әйтеп бетергесез көч куйды. “Татар моңын җуйсак, татар телен дә югалтырбыз, моңыбыз барда - татар бар”, дип әйтә торган иде. Илһам абыйны югалту хәбәре, миңа  кисәк кенә  татар милләтенең  моңын югалту кебек тәэсир тудырды.  Зур югалту бу.

Зур кеше, хөрмәткә лаек  кеше иде.  Еллар узып та онытылырга тиеш кеше түгел ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X