Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев «Туганайлар» редакциясенә кунакка килде

Җырчы җәйләрен Мамадыш районының Владимир авылындагы туган нигезендә үткәрә.

Бүген Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев "Туганайлар" редакциясенә кунакка килде. 

Җырчы җәйләрен Мамадыш районының Владимир авылындагы туган нигезендә үткәрергә ярата икән. Бакчада эшләр тәмамлангач кына, кире шәһәргә кайта. 

- Бәрәңгеләр алынып бетте. Кишер, суган, сарымсак, кабак, кабачки - бөтенесе бар. Алма, чия, слива, крыжовник. Миңа ул күп. Бөтен туганнарга, күршеләргә таратып бетерәм. Карлыганы гына да 20 төптән артык. Кайбер елларны кап-кара булып кала, - дип сөйләде ул. - Кышларын да берничә тапкыр кайтам. Пичне алдан племянницам ягып куя. Өй тиз җылына, 25-27 градуска җитәдер. Юкәдән булгач, тирләми дә. Мин анда оҗмахта шикелле хис итәм үземне.

Георгий Мефодиевичның хәтере дә бик яхшы. Аеруча, балачагын сөйләргә ярата. "Үземне 3 яшьтән ап-ачык хәтерлим" ди җырчы. 

Килгән уңайдан, Георгий дәдәй яңа шигырьләрен укыды, керәшен җыруларын да әйтеп күрсәтте. Гомумән, нинди тема гына башлап җибәрсәң дә, аның үзенең бер кызыклы хатирәсе я әйтер фикере була.

Кунак буш кул белән килмәгән - үзенең шигырьләр китабын да бүләк итеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Георгий Ибушев