Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Һәрвакыт шөкер итеп яшәргә кирәк»

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев белән очрашу узды.

Кичәдә Георгий Ибушев үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, балачак хатирәләрен яңартты. Чара матур җырлар белән үрелеп барды, теләгән һәркем яраткан артистына үзенең сорауларын бирде.

Әдәби очрашуны ачар өчен сүз Илсөяр ИКСАНОВАга бирелде. Ул Георгий Ибушевның эчкерсез күңелле, үзенчәлекле шагыйрь булуын әйтеп үтте.  

– Бүгенге шактый катлаулы, борчулы көндә һәркайсыбызның да күңеленә җылылык, яктылык, таяныч кирәк. Дөньябызның кайсы якка таба авышып китүе кеше җанының халәтеннән тора. Матур күңелле кешеләр якты гамәлләргә этәрәләр. Очрашуыбызның герое һәркайсыгызга таныш, искиткеч матур, бай күңелле шәхесебез Георгий Ибушев. Ходай Тәгалә аңа табигатьне аңлау, тою сәләтен, һәм шушы табигатьне тойганын башкаларга җиткерер өчен аһәң биргән. Андый аһәңле җырчылар бик сирәк. Тойган-кичергәннәрен кешенең җанына үтәрлек итеп, кәгазьгә дә төшерә алырлык сүз куәсе белән дә бүләкләгән.

Георгий ИБУШЕВ тамашачы белән күптәннән очрашу турында хыялланган. Шуңа күрә дә әлеге шигърият кичәсе җанлы аралашуга нигезләнгән иде.

– Туганнар, мин шагыйрь түгел. Мин – җырчы. Ләкин шигырьләр язу мине кечкенәдән җибәрми. Җырлашып кына түгел, ә гапьләшеп, тормыш хәлләрен сөйләп, сораулар бирешеп, бик күптәннән тамашачы белән аралашып утырырга теләдем, – дип сүз башлады Георгий дәдәй.

  

Сәләтле кеше бөтен яктан да килгән була, диләр. Җырчыны рәсем ясау да нык җәлеп итә: “Төрле затлы сарайлар ясарга яратам. Урыннан кузгалмыйча, сәгатьләр буе рәсем ясый алам. Ясап бетермичә һич туктап булмый”, –  ди Георгий Ибушев. "Һәрвакыт шөкер итеп яшәргә кирәк" дигән сүзләр аның яшәү девизы сыман яңгырады. Һәрнәрсәдә матурлык күрә белгән, тормышның кадерен аңлап, тәмен татып яшәгән кеше белән аралашудан күңелләр нурланды. 

Кичәдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила БЕЛОУСОВА булды.

– Георгий кебекләр сирәк туа. Ул – нәселебезнең асыл заты. Җырчы, шагыйрь, рәссам осталыгына да ия булган шәхесебез. Киң күңелле, туган җирен яратучы, чын кеше. Халкыбызның йөзек кашы. Аның белән аралашу беркайчан да туйдырмый, ул шундый җылы әңгәмәдәшче. Аны тыңлап туймыйсың. Без аны бик яратабыз.

Җылы сүз – җан азыгы. Мондый җылы очрашулар ешрак кабатлансын иде дигән теләктә Георгий Ибушев башкаруында Әкрәм Даутовның “Ак чәчәкләр” җыры кичәне йомгаклады.  

Таллыкта алан,
Аланны япкан
Ап-ак чәчәкләр.
Без бергә идек,
Калфаклар үрдек
Шул ак чәчкәдән.

Алсу йөзеңә
Бигрәк килешә
Чәчкә калфагың!
Синнән дә сылу
Чәчәкләр булу
Мөмкинме тагын?!

Таралсын хисләр!
Шушы хуш исләр
Мәңге сулмасын!
Безнең күңелләр
Өзелгән гөлләр
Кебек булмасын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев