Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: “Акча бар, мин – бай”, дип күкрәк сугып, үзеңнең кешелеклегеңне җуйма

Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иске елга нәтиҗә ясый.

2022 ел кай ягы белән истә калды дип уйлый башласаң, бер караганда, бернинди ис китәрлек  әйбер дә булмады кебек. Кычкырып, “шулай, болай булды” дип әйтә торган түгел. Мин  шуның белән бәхетле: исән-сау, сәламәт.

Матур гына ике кичә оештырып алдык. Халык та күп иде, бик яраттылар. Аның берсе поэзиягә багышланган кичә булды. Әзме-күпме җырлар да яңгырады, сорауларга да җавап биреп, искиткеч яхшы үтте. Икенче кичәдә минем җырларымны да  җырладылар, үзем дә җырладым. Шул ук аралашу да булды. Бөтен тамашачы да бик тә, бик тә күңелләре булып таралышты.

Байтак кына шигырьләр  иҗат ителде. Быел инде үземнең өченче китабымны бетереп киләм дип әйтсәм дә була. Аннан соң, зур гына күләмдә шигъри әкият формасындагы “Микай” поэмасын язып бетердем. Кечкенәдән хыялланып йөргән идем.

Авылда бик күп эшләр эшләдем. Бакчадагы җиләк-җимешнең барысы да мул булды, шөкер. Туганнар, дуслар белән аралашып, печән чабып, утын ярып, эштә үтте җәем.

Шул ук вакытта күп кенә яңа әйберләр җырланылды – мин бит филармониянең лекторие бүлегендә эшлим. Бик күп концертлар оештырдык. Безнең концерттан соң халык: “Вак-төяк җырлардан туйган идек инде”, – дип басып кул чаба.

Мин бик тә канәгать бу елдан – тигез барды, матур барды. Бөтен кешегә дә шундый теләктә калам: күңелдә кала торган булсын бу ел. Ләкин бер генә нәрсә эчне пошыра: Украинада бара торган катлаулы хәлләр... Балаларыбыз, энеләребез, әтиләребез исән-сау гына кайтсыннар иде дигән уй белән яшим.

Яңа елга килгәндә, анысын әле бер Ходай белә. Минем уйлавымча, начар булырга тиеш түгел. Тату гына, матур гына яшәрбез дип уйлыйм. Бер-беребез белән тарткалашмска, берләшергә кирәк. Кешелеклелек җитми бүген, без акча колларына әйләнеп беттек, дип әйтергә була. Акча барыбызга да кирәк, билгеле. Ләкин “акча бар, мин – бай”, дип күкрәк сугып, үзеңнең кешелеклегеңне җуйсаң, аның бернәрсәгә дә кирәге юк. Бернинди байлыкны  да үзең белән алып китәлмисең,  ничек тугансың, шулай китәсең. 

Яңа елда барыбызга да зур уңышлар, исәнлек-саулык телим. Бәхет белән килсен бу яңа ел. Шатланып, сөенешеп, чын туганнарча, бер йодрык булып  яшәсәк иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев