Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Гөбенә” Сабантуен юкка гына район Сабантуе белән чагыштырмыйлар

​​​​​​​Кушкүл авылы янында бормаланып аккан Гөбенә елгасы буенда “Дубрава” җәмгыятенең икенче- өченче филиалларының бердәм Сабан туе гөрләп үтте, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы

Мәйдан уртасында игенче- терлекчеләрне, хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр. Бәйрәмне Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм Олы Тәрбит авылының талантлы кызы Марина Тараканова алып барды.

Олы казанда ни кайнаса, кечесендә дә шул кайный диләр бит. Гөбенә буе Сабан туе да районныкыннан бер дә калышмады. Хезмәт алдынгыларына, батырларга, бәйге җиңүчеләренә яхшы бүләкләр әзерләгәннәр, халык уеннары да, ат чабышлары да булды. Бәйрәм шушы төбәктәге авыллардан килгән фольк лор ансамбльләр чыгышлары белән башланды. Чүти авылыннан “Йолдызчык”, “Зөбәрҗәт”, Иске Тәрбиттән “Саф хисләр”, “Сәүдияр”, Олы Тәрбиттән “Гылбулар”, Ульянководан “Рябинушка” ансамбльләренең чыгышларын яратып кабул иттеләр. Бизәлгән җигүле атлар да мәйдан әйләнде.

Җәмгыятьнең кыр батыр лары Илгиз Миңнуллин, Василий Федоров, Александр Чартинов 2018 елгы Сабан туе флагын күтәрде. Тәкәләр генә түгел, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырдылар үзләренә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хезмәтчәннәренә изге теләкләрен ирештерде.

– “Дубрава” җәмгыятенең район икътисадын ныгытудагы өлеше саллы. Биредә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Сез җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләсез. Бәйрәмне шулай күңелле итеп оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да зурдан-зур хезмәт уңышлары, гаиләләрегезгә татулык, ил-көннәребезгә тынычлык телим, – диде ул алдынгыларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырып.

Җәмгыять директоры Юрий Осипов башкарылган эшләре турында горурланып сөйләде.

– Җәмгыятьнең сөрү җирләре 46 мең 516 гектар мәйдан били. Бездә чәчелмичә калган кырлар юк, туендыручыбыз булган җир кадерен белеп эшлибез. Һава шартларына бәйле рәвештә язгы кыр эшләренә соңгарак калып керешсәк тә, игенчеләребез аны сыйфатлы итеп, вакытында башкарып чык ты. Терлекчелек тармагын тагын да үстерүне максат итеп куябыз. Тырыш хезмәттән соң күңелле итеп ял да итәргә кирәк. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, рәхәтләнеп ял итәргә, төрле уеннарда актив катнашырга чакырам, сезне бик күп бүләкләр көтә, – диде ул.

Аның теләкләренә “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Иван Коновалов та кушылды.

Мәйданда хезмәт алдынгыларына, шушы арада юбилейларын билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшыр дылар. Халык уеннары башланды. Казаннан килгән җырчы Вил Усмановның иҗат төркеме концерт куйды.

Ат чабышында ярым нәселле атлардан Маринка кушаматлы атта Радик Зиннәтҗанов беренче килде. Данис Әскәровның аты икенче, Артем Лебедевныкы өченче булды. Гади атлар иярләүчеләр арасында җиңү Кыр Буасы егетләрендә! Степан Поляков, Николай Лебедев, Денис Лебедевлар ат арасында үскән, алар атсыз тора алмый.

Кайбыч Сабан туенда колгага менү бәйгесендә җиңгән Иске Чәчкаб авылы егетләре Ранис, Рамил Гаттаровлар монда да төп приз – әтәчне кулга төшерделәр.

Милли көрәштә мәктәп укучылары арасында Мәлки авылы егетләре Илья һәм Александр Маланьевлар беренче- икенче урыннарда. Өченче урынны Иске Тәрбиттән Данил Владимиров алды.

Узган елгы Сабан туе батыры, Иске Тәрбит авылы егете Дмитрий Петухов быел да бу төбәктә иң көчле көрәшче икәнлеген раслады һәм абсолют батыр исеменә, символик бүләк – тәкәгә ия булды. Иске Тәрбиттән Артем Иванов, Мәлкидән Павел Горшков икенче- өченче урыннарда.

Сабан туе аланында сәүдә гөрләп барды, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, кыскасы, халык чын күңелдән, рәхәтләнеп ял итте.

Мингазиз Сунгатуллин,

«Кайбыч таңнары» газетасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев