Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газета укучыларыбыз: "Туганайлар" бердәм, эзләнүчән, заман белән бергә атлый!

"Туганайлар"ның туган көне уңаеннан газета укучыларыбыз, ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендәге подписчикларыбыз котлау теләкләрен яза

Анна Иванова, Кукмара районы, Түбән Чура авылы:
- Безнең яраткан газетабызга 19  яшь. Шушы газетаны  чыгаруда үзенең өлешен керткән хезмәткәрләргә,ветеран журналистларга, штаттан тыш хәбәрчеләренә - һәрберсенә тазалык, саулык, сабырлык телим. Газетаның тиражы тагын да артсын, күләме зур булсын, эчтәлекле булып, һәр керәшен кешесен үзенә тартып торсын дигән изге теләктә калам. 
Мина бу газетага карата хисләремне газетаның Киров өлкәсендә яшәүче карендәшләребез турында язучы хәбәрчесе Руфия апа Әдхәмова уятты. Мин ана чиксез рәхмэтлемен. Аның ярдәме белән сез мине дөньяга таныттыгыз, шигырьләремне газета битләрендә бастырдыгыз. Алга таба да бергә булыйк! Сезгэ уңышлар һәм газетаның озын гомерле булуын теләп калам.

Любовь Ивановна:

- Бердәнбер, үзебезнең керәшен гәҗитен Туган көне белән котлыйбыз. Алга таба да матур эчтәлекле, кирәкле, аң-белем бирә торган язмаларыгызны көтеп калабыз. Гәҗитебез зур тиражлы, озын гомерле булсын!

Артур Поляков, "Бәрмәнчек" ансамбле директоры:

- Котлыйбыз сезне, Тугагайларыбыз безнең! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә уңышлар телибез! Бергә булыйк, тегермән корыйк!

Нина Фадеева, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы:

- Төркем бердәм, яшь, эзләнүчән, заман белән атлый! Шөкер, нык, ышанычлы эстафетаны өлкән буыннан кабул итеп алдылар, дәвам иттерәләр! Бары уңышлар Сезгә, арымаска, алга да алга! Үҗәт булыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Яхшы теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә! Бергә булыйк! Без сезнең белән - укучыларыбыз белән көчле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев